tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры артистлары Туган телләр елы уңаеннан әдәби акция уздырды
Тинчурин театры артистлары Туган телләр елы уңаеннан әдәби акция уздырды

Тинчурин театры артистлары Туган телләр елы уңаеннан әдәби акция уздырды

Кәрим Тинчурин театры артистлары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган проект башлады. Артистлар Казанның истәлекле урыннарында татар шагыйрьләренең әсәрләрен укып видеога төште.

 

Казан мэриясе сайтында хәбәр ителгәнчә, акциядә тугыз артист, шул исәптән Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова катнашкан.

 

Актриса Резеда Сәлахова Лядов бакчасында Габдулла Тукайның «Мәхәббәт» шигырен укыды, Илфак Хафизов Гамил Авзалның шигырендәге ревизор образын гәүдәләндерде. Татарстанның халык артисткасы Әлфия Хәсәнова Сибгат Хәкимнең «Бер горурлык» әсәрен укыды.

 

Барлык видеорликларның Инстаграмда #нэфисроднойязык хештегы аша табып карарга була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*