tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры директоры тамаша залында булачак үзгәрешләр турында сөйләде
Тинчурин театры директоры тамаша залында булачак үзгәрешләр турында сөйләде

Тинчурин театры директоры тамаша залында булачак үзгәрешләр турында сөйләде

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов тамаша залында нинди үзгәрешләр булачагын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Сезон 29 июньдә «Яратам! Бетте-китте!» спектакле белән ябыла. Июль анда театрда квест, экскурсияләр булып тора. Июль аенда зур эшләр көтә. Без урындыкларны алмаштырабыз, уңайлы утыргычлар булачак. Яңа тәрҗемә аппаратурасы кайта, бөтен кешегә дә җитәчәк. Сәхнә утлары, тавыш аппаратурасы да яңа була. Яхшы, заманча спектакльләр куяр өчен мөмкинлекләр күбәя», – дип сөйләде ул.

Сезон ябылганнан соң, 30 июньдә театр труппасы Биләргә барырга җыена. Театр директоры сүзләренчә, хәзерге вакытка театр инде еллык планны үтәгән. «Әле ярты ел гына узды бит, ул әле 200 процентка үтәләчәк, дигән сүз», – диде ул.

Узган сезон турында ул «бик туклыклы булды» диде. 27 июньдә куелачак «Җилкәнсезләр» спектаклен санаганда, 8 премьера чыгарганнар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*