tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры «Кара пулат» мюзиклын тәкъдим итте
Тинчурин театры «Кара пулат» мюзиклын тәкъдим итте

Тинчурин театры «Кара пулат» мюзиклын тәкъдим итте

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында композитор Эльмира Низамованың «Кара пулат» мюзиклы күрсәтелә. Беренче тамаша кичә – 18 нче май көнне булды. Тамашаны тагын дүрт көн – 19-22 нче май көннәрендә карарга мөмкин.

Сюжет нигезендә – Тамерлән гаскәрләре тарафыннан яндырылган 12 кыз турындагы риваять. Төп рольләрне Илүзә Хуҗина һәм Илгиз Мөхетдинов башкара.

«Кара пулат» музыкаль спектакле 2015 елда «Яңарыш» фонды ярдәме белән куелган иде. «Беренче тапкыр операны куйганда, театрның оркестры юк иде, ә хәзер ул Тинчурин театры труппасының тулы бер өлеше. Әсәрне яңа тамашачылар да, 7 ел элек үк яратып өлгергән кешеләр дә күрә алыр дип өметләнәм», – дип билгеләп үтә Эльмир Низамов.

Мюзикл республикага Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларга килгән кунакларга татар тарихы, әдәбияты һәм музыкасы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

19 нчы һәм 20 нче майда мюзикл 18:30 сәгатьтә, 21 нче һәм 22 нче майда 17:00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Казан Кремле диварларында ут тамашасы күрсәтеләчәк. Ул Казанда өч көн – 19 нчы майдан 21 нче майга кадәр 20:00 сәгатьтән 1:00 гә кадәр барачак.

Моннан тыш, 20 нче май көнне Иске Татар бистәсендә бәйрәм концерты һәм ярминкә узачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*