tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил Сәмигуллин: Казанның Җәмигъ мәчетен төзү хак юлда яшәвебезне күрсәтә
Камил Сәмигуллин: Казанның Җәмигъ мәчетен төзү хак юлда яшәвебезне күрсәтә

Камил Сәмигуллин: Казанның Җәмигъ мәчетен төзү хак юлда яшәвебезне күрсәтә

Казанның Җәмигъ мәчетен төзү ерак бабаларыбызның динебезгә тугрылыгын, хак юлда яшәвебезне күрсәтә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәмигъ мәчете төзелә башлауга багышланган тантанада әйтте.

“Җыелуның максаты Ислам кабул итенең 1100 еллыгын билгеләп үтү. Бу олы вакыйганың шатлыгын уртаклашырга Россиянең, җир шарының төрле почмакларыннан күп кенә мөселман дәүләтләреннән вәкилләр, илчеләр, мөхтәрәм кунаклар килде. Тарихи чара, юбилей уңаеннан Казанда күптөрле чаралар уза”, – диде.

Мөфти РФ Президенты Владимир Путинның мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкканын искәртте. “Бүгенге катлаулы вазгыятьтә илебез мөселманнары гына түгел, башка дин тотучылар да Россия өчен догада. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең килеп туган каршылыкларны ерып чыгу өчен, тынычлык, татулыкны саклап калу өчен, дөрес юлны күрсәт дип сорыйбыз”, – дип җиткерде.

“Җәмигъ мәчетен төзүгә, һичшиксез, бөтен халык кушылыр. Шулай булса, ачылыш тантанасына да җыелырбыз”, – дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*