tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасы алдыннан җомга намазында катнашты
Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасы алдыннан җомга намазында катнашты

Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасы алдыннан җомга намазында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев яңа Җәмигъ мәчете комплексына нигез ташы салу тантанасы алдыннан җомга намазында катнашты.

Тантана башланыр алдыннан мәртәбәле кунаклар һәм Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены делегатлары (1100 кеше) дога кылдылар. Чарада Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе  мөселманнары  Диния нәзарәте  рәисе,  Россия  Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин,  Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар катнашты.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*