tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңартылган “Казан басмасын” һәм аның компьютер шрифтын гомумкулланышка тапшырылды
Яңартылган “Казан басмасын” һәм аның компьютер шрифтын гомумкулланышка тапшырылды

Яңартылган “Казан басмасын” һәм аның компьютер шрифтын гомумкулланышка тапшырылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңартылган “Казан басма”сының электрон нөсхәсен һәм компьютер шрифтын өммәтнең гомумкулланышына тапшырды. Аларны бүгеннән башлап түләүсез рәвештә Нәзарәт сайтында уң як өлештәге махсус банерга басып йөкләп алырга мөмкин. Бу хакта рәсми рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше урынында җомга намазында һәм Татар дин әһелләре форумының пленар утырышы барышында белдерәчәк.

Яңартылган “Казан басма” – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Татарстан мөфтиятенең иң төп проектларының берсе, ул Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләре торгызылуын ачык дәлилли. “Казан басма” – 1803 елда “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры китереп Казанда басылган, бар мөселман дөньясында дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Ауропада һәм Петербургта басылып чыккан була. Әмма, «Казан басма»дан аермалы буларак, алар, Коръәннең асыл текстыннан тайпылышлар булу аркасында, фәнни кыйммәткә ия булмый. Башка ислам илләрендә Коръән бары 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый. “Казан басма” үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала. Безнең чорда ул төрле елларда күп тапкырлар репринт сыйфатында басыла. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 елында Нәзарәт белгечләре “Казан басма”сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясады, аннары Коръән текстын “Казан басма” компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйды һәм, революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләде. Шулай итеп, яңартылган “Казан басмасы” инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калды һәм югары сыйфатлы итеп бастырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*