tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры – Мәскәүдә!
Тинчурин театры – Мәскәүдә!

Тинчурин театры – Мәскәүдә!

2014 ел – Мәдәният елы уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә.

13 ноябрьдә Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү”комедиясе, 14 ноябрьдә Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” комедиясе тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

Спектакльләрдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Тимер Зиннуров, Зөләйха Хәкимҗанова, Җәмилә Әсфәндиярова, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Гарәпшина, Миләүшә Нәҗмиева, театрның яшь артистлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һәм башкалар катнаша.

Спектакльләр Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният йортында күрсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*