tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры татар хатын-кызына багышланган кыска опералар әзерли
Тинчурин театры татар хатын-кызына багышланган кыска опералар әзерли

Тинчурин театры татар хатын-кызына багышланган кыска опералар әзерли

Тинчурин театры татар-хатын кызы турында «Умай» лабораториясендә язылган эскизлар буенча опера спектакльләре әзерләп репертуарга кертергә планлаштыра.

«Лаборатория төрле форматта була. Кайчагында нәтиҗәсен көтмичә нәрсәдер эшләү дә әһәмиятле. Безнең очракта нәтиҗә әһәмиятле иде — спектакль репертуарга керәчәк», — диде лаборатория кураторларының берсе Энҗе Дусаева.

Лабораториянең максаты — татар телендә өч кыска камера операсы булдыру. Лаборатория Умай хатын-кыз алиһәсе исеме белән аталган.

Лаборатория кысаларында ул өч либретто язылган. Либреттоны шагыйрә һәм драматруг берләшеп яза, ягъни драматург фабуласын төзи, шагыйрә текстны шигъри калыпка салы. Шигъри текстка хәзер музыка языла.

Лабораториядә шагыйрьләр Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Миләүшә Гафурова, драматурглар Энҗе Гыйззәтова, Динә Сафина катнаша. Алар белән шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәи Энҗе Дусаева кураторлык итә.

Лаборатория спектакльләре татар хатын-кызының татар мәгърифәтенә, тарихи үзгәрешләргә керткән өлешенә багышланган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*