tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр телнең “рухы” бар
Һәр телнең “рухы” бар

Һәр телнең “рухы” бар

Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре буенча курска һәм дини укуларга йөрүчеләр Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр. Курсның җитәкчесе Рафаэль хаҗи Гадиев эчтәлекле программа әзерләгән, татар милли бизәкле түбәтәйләр, Казан сөлгесе һәм башка чигелгән сөлгеләр, милли бизәкле чүәкләр, Герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленең кечерәйтелгән вариантын алып килеп күргәзмә оештырган. Римма Сәфәрова бик матур милли киемнән килгән – бәйрәмнең бизәге булды.

Рафаэль Галимҗан улы ярдәмчесе, актив волонтер Мәсхүдә ханым Дәүләтшина белән кичәне башлап җибәрде. Туган телнең әһәмияте, матурлыгы, изгелеге турында сөйләделәр алар. Хәтта Коръәндә дә үз телеңдә сөйләшергә кирәклеге билгеләп үтелгән. Пәйгамбәрләребез туган телдә сөйләшергә кушканнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем берәр халыкка охшарга тырышса – ул алардан булыр”, – дигән.

“Кеше өчен иң кадерле һәм кыйммәт булган нәрсә ул аның туган теле. Нинди телдә кеше фикерләсә, уйласа – ул аның туган теле була. Тел ул аралашу чарасы гына түгел, тел ул – халыкның хәтере һәм тарихы, аның мәдәнияте, дөньяга карашы. Телләр ул, авазларның төрлечә әйтелеше генә түгел, ә халыкның психологиясе һәм милли үзенчәлекләре белән берлектә, дөньяга карашы да. Тел ул халыкның рухи, мәдәни, эстетик һәм интеллектуаль үсешен үз эченә алган, чиксез потенциал мөмкинлекләр тудыручы да. Һәрбер телнең үзенең үзенчәлеге, бер «рухы» бар. Кем шушы «рухны» сизеп алса, ул бу телнең «ачкычына» ия булыр. Туган тел – ул халыкның барыр юлын билгели, тел ул үзе – бөек укытучы”, – дип аңлатып киттеләр.

Габдулла Тукай, Муса Җәлил турында сөйләделәр. Мәкальләр, табышмаклар белән конкурс та үткәреп алдылар.

Аннары иң кызыгы башланды. Һәркем туган телендә шигырь укыды. Сириянең Дамаск, Алеппо шәһәрләреннән Төмәннең югары уку йортларында укырга килгән егетләр дә кушылдылар. Иң актив катнашучыларга китаплар бүләк иттеләр.

Җылы, күтәренке рухтагы, файдалы кичә булды бу.

Гөлнур Вәлиева
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*