tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль тәкъдим ителде
Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль тәкъдим ителде

Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль тәкъдим ителде

Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль чыкты. Бу әлеге театрда Туфан Имаметдиновның икенче эше.

«Галәм. Әгъләм» — бер пәрдәлек шигъри-музыкаль спектакль. Режиссер, әдәби мөхәррир һәм музыкаль бизәлеш — Туфан Имаметдинов. Хореограф — Марсель Нуриев. Рәссам — Лилия Имаметдинова.

Спектакльне карарга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Залда Мөдәррис Әгъләм белән бер чорда иҗат иткән өлкән яшьтәге әдипләр — халык язучылары Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Марсель Галиевлар, шулай ук, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗевлар бар иде.

«Безне бирегә Мөдәрриснең зур иҗаты китерде», — диде өлкән буын әдипләр, әмма спектакльдән соң алар фикерләрен әйтергә ашыкмадылар.

Ирада Әюпова спектакльне бик ошатуын әйтте. «Спектакльдә күзләргә яшьләр килерлек урыннар бар иде. Ул безнең өчен Мөдәррис Әгъләм иҗатын яңадан ачты», — диде министр.

«Мин Мөдәррис Әгъләм турында бик күпләр белән сөйләштем. Әйе, бәлки, алар үзләре белгән Мөдәррисне күрмәгәндер. Мөдәррис Әгъләмнең иҗаты матур һәм мин матур кешеләр белән матур иҗат турында спектакль куйдым», — диде Туфан Имаметдинов.

«Галәм. Әгъләм» — Тинчурин театрының быелгы соңгы премьерасы. Театраль сезон ябылды.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*