tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе Вагай авылында беренче мәчет төзелә
Төмән өлкәсе Вагай авылында беренче мәчет төзелә

Төмән өлкәсе Вагай авылында беренче мәчет төзелә

Төмән өлкәсе Вагай район үзәгендә мәчет төзелә. Вагай авылында бу беренче мәчет булуы турында хәбәр итте Вагай авылының җирле мөселман дини оешмасы рәисе Тухтасын Кульмаметов.

Мәчетнең фундаментына 2022 елның 1 июнендә нигез салына башлый. «Кышкы чорда материаллар сатып алдык, ә 2023 елның 11 апрелендә безгә ташчылар бригадасы килде. Бүгенге көнгә кадәр мәчетне салу эшләре дәвам итә, хәзер инде түбәгә күчтек. Алга таба план буенча манараны ясаячакбыз», – дип сөйләде төзелеш җитәкчесе Руфат Рамазанов.

Төп иганәчеләр – Төмән өлкәсенең Вагай районы халкы, шулай ук «Енисей» корпорациясеннән Тамир Алимбаев һәм депутатлар.

Гомумән, хәзерге вакытта төзелешкә 9 млн сумнан артык акча сарыф ителгән. «Без баштан исәпләнгән смета бәясеннән күпкә түбәнрәк барабыз, чөнки кайдадыр ташлама алу мөмкинлеге туа, кайдадыр бушлай машина бирәләр. Узган ел фундаментка 2-3 млн чамасы сарыф ителде, 1,5 млн сумга кирпеч сатып алдык, ә быел 1,7 млн сумны төзүчеләргә бирдек һәм 2 миллионга материал алынды», – диде Руфат Рамазанов.

План буенча мәчеттән тыш мәдрәсә, тәһәрәт бүлмәсе, ашлар үткәрү бүлмәсе һәм «Хәләл» кибете төзелергә тиеш.

Мәчетнең тышкы ягындагы һәм манарадагы бизәкләрне үреп чыгу идеясы авторы Чувашиянең атказанган архитекторы Альфред Ибраһимов.

«Мин Интернетта Тамбов мәчете проектын таптым, ләкин ул аларның төзелми кала. Тамбов шәһәренең дини оешмасы имамы белән элемтәгә кереп, әлеге проектны сатып алдым. Әмма проект безгә климат шартлары буенча туры килми иде, шуңа күрә түбәне үзгәрттек, кәрнизләр өстәдек. Шулай ук проект буенча мәчет ике катлы булырга тиеш, ә без бер катлы гына ясарга булдык, – диде Руфат Рамазанов.

Вагай авылында мәчетнең беренче тапкыр төзелүен Руфат Рамазанов та әйтеп узды. «Биредә катнаш халык яши, шуңа монда мәчет төзелмәгән, ләкин чиркәүләр бар. Ә мәчетләр татар халкы яшәгән авылларда булган», – дип искәртте ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*