tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре уза
Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре уза

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре уза

Быел өлкә татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасы 17 февраль көнне Түбән Тәүде мәдәният йортында узды. Биредә «Халык сәнгате» район фестивале, «Исән чишмәләр» IV нче район татар сәнгате һәм төрки телле халыклар фестиваль-бәйрәме дә гөрләде. Чарага килүчеләр башта фойеда кул осталарының эшләреннән һәм милли ризыклардан оештырылган күргәзмә белән таныштылар.

Бәйрәм Түбән Тәүде мәдәният йортының бу көннәрдә «Халык ансамбле» дигән югары исем алган «Зөбәрҗәт» (җитәкчесе Эльвира Голубева) җыр һәм фольклор ансамбле әзерләгән «Сабан туе» дигән музыкаль композиция белән башланып китте. Аннары чараны алып баручы Эльвира Голубева сүзне хөрмәтле кунакларга бирде. Район башлыгы урынбасары Ольга Кусгаузен тамашачыларны бәйрәм белән котлап, районда яшәүче төрле милләт халкын үзара берләштерүче, дуслаштыручы, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтүче әлеге бәйрәмнең ролен билгеләп үтте, һәркемгә күтәренке кәеф, уңышлы чыгышлар теләде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина өлкә губернаторы Александр Моор, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Малыгинның котлау сүзләрен җиткерде. Һәм мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Буракова белән район автономиясе рәисе Фиолида Бикмуллинага татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдиновның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ул «Зөбәрҗәт» ансамблен лаеклы рәвештә мактаулы исем алуы белән котлады.

Аннары чараны алып баручы «Таң йолдызы» XXXII нче балалар һәм «Халык сәнгате» XIII нче өлкә фестивальләренең гала-концертына сайлап алучы жюри әгъзалары белән таныштырды. Алар: жюри рәисе – Ләйсән Хөрмәтуллина, әгъзалары – Ялутор районы, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев, күренекле композитор, аранжировкалар ясаучы Әмир Хәлидов, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге директоры Вилдан Якупов, «Ургалыш» башкорт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Мәүлидә Хәйруллина. Ә район хакимияте, район мәгариф һәм мәдәният идарәләре ярдәме белән оештырылган, быел ул Түбән Тәүде районының 100 еллыгына багышланган «Исән чишмәләр» район фестивалендә катнашучыларның чыгышларына аерым жюри билгеләнде. Алар – РФнең атказанган укытучысы, районның мактаулы гражданины Иван Андреев, мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Татьяна Бессонова, район өстәмә белем бирү үзәге укытучысы Мөслимә Неккадамова, Картымка авыл ветераннар советы рәисе Асилә Ташукова. Бәйгедә Киндерле, Тарман, Канчәбер, Канаш, Чугунай, Түбән Тәүде авылларының талант ияләре җыр, бию, нәфис сүз, фольклор, уен коралларында уйнау һәм декоратив-кулланма сәнгате номинацияләре буенча ярыштылар. Иң өлкән яшьтәге катнашучы дип Эске авылыннан килгән 75 яшьлек Рәхимҗан абый Муллаков билгеләнде. 4 сәгать буена барган бәйгедә җиңүчеләрне сайлап алуы бер дә җиңел булмады.

Өлкә татар мәдәнияте көннәренең гала-концертында катнашырга кандидатлар итеп – Эльвира Голубева, Гүзәл Мәчитова, Екатерина Әхмәтҗанова, Алик Сәгдиев, Рузанна Садыйкова, Камилла һәм Морад Янбиковлар, Алина Касмалина, «Киндерле кичләре» һәм «Саз» фольклор ансамбльләре сайлап алындылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертифкатлар бирелде. «Исән чишмәләр» бәйгесе лауреатлары районның 100 еллыгына багышланган чараларда һәм «Сабантуй тәгәрмәче» район проектының концерт программасында катнашачаклар.

Рәүфә Кангазина

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*