tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә балаларга татар телен өйрәтә торган «Әйдә» клубына чакырылар
Төмәндә балаларга татар телен өйрәтә торган «Әйдә» клубына чакырылар

Төмәндә балаларга татар телен өйрәтә торган «Әйдә» клубына чакырылар

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Әйдә» татар балаларын чакыра!» дигән язмасы чыкты.

Интернетта сабыйларга Төмәндә татар телен өйрәтә торган клуб барлыгы турында мәгълүмат укыдым. Кызыксынып, эзләнә башлагач, татар хәрәкәте активисты булган Надия Сагитуллина белән бәйләнешен ачыкладым. Менә бит, татар оешмаларында катнашкан кыз-егетләрнең барыбер каннарына милләткә мәхәббәт сеңеп кала, алар еллар узгач та, татарлыкны саклау идеясе белән яналар. Надия дә заманында Бөтендөнья татар яшьләре һәм хатын-кызлар форумнарында, «Себер йолдызы» өлкә бәйгесендә катнашты. Аннары югары уку йортында белем алып, тормыш корып, хәзер ике бала үстерәләр.

4 һәм 6 яшьлек кызларының «И туган тел» һәм «Әпипә»дән башка җыр белмәвен төшенә ул һәм татар телен өйрәтү дәресләрен эзләргә керешә. Кызганычка каршы, кечкенә балаларга белем бирүче табылмый. Һәм Анна Аржанова белән алар үз балалар үзәген ачарга карар кылалар. Анда «Әйдә» татар клубын оештырып җибәрәләр. Бу клуб татар телен һәм мәдәниятен саклау социаль проекты нигезендә эшләячәк.

«Минем кебек проблема белән очрашкан ата-аналар күп булып чыкты. Дәресләргә язылу актив бара», – ди Надия.

– «Әйдә» татар клубы эше барышында яшьләре буенча ике категориядәге балаларны укытуга юнәлдерелгән белем бирү программасы гамәлгә ашырыла: беренче төркемдә – 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар; икенче төркем – 7-10 яшьлек балалар өчен.

Белем бирү процессы ике төп оештыру моделе белән эшли: белем бирү дәресе (татар әдәби телен өйрәнү) һәм иҗади шөгыль (аппликация, кулинария буенча мастер-класс, рәсем ясау, пластилин белән эш, сюжетлы-рольле уен, милли кием элементларын модельләштерү һ.б.).

Телне өйрәнгәндә җиңелрәк булсын өчен бергәләшеп аралашу, фикер алышу максатыннан чәй эчү оештырыла. Этник мохит милли вокал һәм хореография белән шөгыльләнү аша да тудырыла. Балагызның 3 яшьтән татар телен өйрәнүен телисезме, әмма мондый дәресләрне беркайда да таба алмыйсызмы, «Лампа» балалар үзәгенә рәхим итегез, – дип сөйләде Надия Сагитуллина.

Үзәк шәһәрнең Александр Митинский урамында 7 йортның 1 корпусында («Әкият» бульвары ягыннан керү) урнашкан. «Лампа» үзәге турында Вконтакте социаль челтәрендәге битләреннән укып яхшырак белә аласыз. Надиягә шалтыратып та (8 9048756338) сорарга була.

3-6 һәм 7-10 яшьлек балалар белән һөнәри белемле укытучы шөгыльләнәчәк. Тематик иҗади дәресләр, күчмә экскурсияләр, татар җәмгыятенең иң күренекле кешеләреннән лекцияләр һәм мастер-класслар көтә аларны.

Болар барысы да балалар өчен уңайлы, иркен, куркынычсыз урында башкарыла. Тагын кабатланам инде: сокланам Надия кебек милләтебез яшьләре белән. Булдырырга омтылалар. Эшләрендә уңышлар телик. Сабыйларыбыз телсез булып үсмәсеннәр! «Лампа» үзәгендәге «Әйдә» клубы кайнап торсын!

Чыгынак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*