tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә. Бүген ул Әстерхан шәһәрендә татар халкының патриот-шагыйре  Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, эшкуар Ринат Әюпов, Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динара Мәҗитова, БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башка татар активистлары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Муса Җәлилгә һәйкәл 2017 нче елда “Россия Даны Аллеясы”нда барлыкка килде. Әстерхан шәһәрендә шагыйрь исемендәге урам да бар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*