tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Әстерхан шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Әстерхан шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Әстерхан шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре барышында, Әстерханда куелган халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, эшкуар Ринат Әюпов, Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динара Мәҗитова, БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башка татар активистлары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Әстерхан шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга һәйкәл 2013 нче елның 27 нче маенда куелды. Ул биредәге “Дуслык” татар мәдәни оешмасы тәкъдиме һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән тормышка ашырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*