tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты

Бүген Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе Губернаторы Игорь Бабушкин белән очрашты. Очрашу губернатор администрациясе бинасында узды.

Эшлекле сөйләшү барышында Милли шура рәисе Бөтенроссия авыллар Сабан туен уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен губернаторга олы рәхмәтләрен җиткерде. Россиянең ике регионы бер команда булып эшләп югары нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклап узды. Шулай ук Васил Шәйхразыев әлеге Сабантуйны Татарстан Рәисе Р.Н. Миңнехановның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар оешмалары делегацияләрнең дә югары бәяләвен ассызыклады.

Рәсми сөйләшүләр тәмамлангач,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Әстерхан өлкәсе Мәдәният министры Ольга Прокофьеваны һәм Әстерханның Идел буе муниципаль районы башлыгы Дмитрий Мазаевны  «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*