tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Башкортстаннан делегация белән очрашты
Данис Шакиров Башкортстаннан делегация белән очрашты

Данис Шакиров Башкортстаннан делегация белән очрашты

6 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Башкортстаннан килгән делегация белән очрашты.

Очрашуга  Башкортстан Республикасының “Бөтенроссия татар гаиләсе” фондының бүлек рәисе,  “Рәйхан” татар клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә делегация килде. Кунаклар Эшлекле хатын-кызлар форумына килгән. Алар арасында мөхәррирләр, мәдәният хезмәткәрләре дә, эшкуар хатын-кызлар, хәтта кымыз ясаучылар да бар. Алар “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды җитәкчесе Миләүшә Хафизовна чакыруы буенча килгәннәр.

Очрашу җылы әңгәмә форматында барды. Данис Шакиров аларны сәламләде һәм кунаклар белән танышты. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды.

– Хәзерге вакытта дөнья буйлап 510 татар оешмасы эшләп килә, шуларның 45е чит илләрдә эшчәнлек алып бара. Бөтендөнья татар конгрессы татарларны берләштерә,- диде. Шулай ук кунакларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

“Бөтенроссия татар гаиләсе” фондының бүлек рәисе Халисә Мөхәммәдиева үзенең шигырләрен укып үтте һәм клуб эшчәнлеге белән таныштырды. Чарада шулай ук «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.

Шулай ук биредә шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Ибраһим үзенең шигырләрен укыды. Очрашу күтәренке рухта үтте, шигырләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Делегация әгъзалары Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләрен җиткерделәр, оешмага уңышлар теләделәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*