tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә кул осталарын бүләкләделәр
Төмәндә кул осталарын бүләкләделәр

Төмәндә кул осталарын бүләкләделәр

3 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Барәкәт’ өлкә хәйрия фонды оештыруында “Ислам җанда һәм иҗатта” дигән өлкә бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы үтте.

Килүчеләрне сәламләп өлкә автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, Вагай районы себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрхәд Шамурадов, өлкә себер татар язучылары берлеге рәисе Клара Кучковская чыгыш ясадылар.

Бәйгедә катнашучыларның эшләренә жюри рәисе “Никах” студиясе җитәкчесе Әлфия Камалова, әгъзалары – филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева бәя бирделәр.

18 яшькә хәтле катнашучылар арасында Надия Мөхәммәтҗанов, 18 яшьтән олылар арасында Юлия Мәмәтова белән Лилия Идиятуллина беренчелекне алдылар.”Оста” номинациясендә читекләр тегүче Шәйдулла Хәлидуллин 1 урынга ия булды. Җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Чарада Клара Кучковская һәм Ялутор районы, Яңа Атъял авылыннан килгән Нәбилә Галеева мөнәҗәт әйттеләр.

Рәүфә Кангазина

Төмән татарлары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*