tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Рөстәмбәк Корбанов белән очрашты
Милли Шура рәисе Рөстәмбәк Корбанов белән очрашты

Милли Шура рәисе Рөстәмбәк Корбанов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эшлекле сәфәр дәвамында Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитеты рәисе Рөстәмбәк Җәүдәт улы Корбанов белән очрашты. Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Азат улы Әхтәриев та катнашты. 

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Биредә кичә узган Үзбәкстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез эшчәнлегенә багышланган конференциягә нәтиҗәләр ясалды.

Очрашу вакытында шәһәр урамнарының берсенә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү турында сораулар күтәрелде, сентябрь аенда узачак “Татар кызы” халыкара конкурсын уздыру турында сөйләшенде. Тәкъдимнәр Рөстәм Корбанов тарафыннан хупланды.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы һәм Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дуслык элемтәләре комитетының “Ватандаш” хәйрия фонды арасында хезмәттәшлек турында Килешү төзеләчәк, дип билгеләп үтелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*