Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге җыр-моңга күмелде
“Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге җыр-моңга күмелде

“Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге җыр-моңга күмелде

20нче февраль көнне “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге җыр-моңга күмелде. Кандра музыка мәктәбе укучылары һәм “Хәзинә” татар вокаль ансамбле сәхнә тотты. Биредә алар “Җыр керсен күңелгә” дип исемләнгән бай концерт программасын тәкъдим итте. Яшь йолдызчыкларның чыгышлары һәммәсенең күңеленә хуш килде.

Халыкара туган телләр көне уңаеннан үзәктә “Туган телем – шиңмәс гөлем” дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм “Туган тел” гимны белән башланды. Бирегә йөрүче балаларны Туймазы шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәвия Фәрхитова тәбрикләде. Укучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәп, җырлап, биеп, күңел ачып, бүләкләр дә отты. Туган тел көнендә “Төмәнәк-Сәләт” клубы активисты Азалия Шәвәлиева да катнашты. Бәйрәм чарасы “Сәләт” лагереның флешмобы белән төгәлләнде.Матур, эчтәлекле бәйрәм чарасын Айгөл Гәрәева оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*