tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрки музыка кичәсендә борынгы уен коралларында уйнап булачак
Төрки музыка кичәсендә борынгы уен коралларында уйнап булачак

Төрки музыка кичәсендә борынгы уен коралларында уйнап булачак

7 февральдә MOÑ театраль мәйданчыгында “Көйле кич” дип аталган төрки халыкларның музыкасы киче узачак. Чара төрле музыка уен кораллары белән танышу, аларны ишетү, уйнап карау мөмкинлеген бирүче концерт-лекция форматында булачак. Аны Казанның өч музыканты алып бара: Айдар Әбдәһимов, Эрик Марковский, Ильяс Фархуллин. Тамашачылар думбыра, саз, танбур, дәф, ятаган, дойра, уд кебек борынгы уен коралларында уйный алачак. Чара 19 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*