tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы яшьләрен «Хәрәкәт-бәрәкәт» дигән милли чарага чакыралар
Чаллы яшьләрен «Хәрәкәт-бәрәкәт» дигән милли чарага чакыралар

Чаллы яшьләрен «Хәрәкәт-бәрәкәт» дигән милли чарага чакыралар

5нче февральдә «Нур» яшьләр үзәгендә «Хәрәкәт-бәрәкәт» дигән милли татар уеннарына багышланган чара узачак.

Чарада катнашырга Чаллы шәһәренең һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары һәм татар телен белүче 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла.

Чараның максаты: яшьләрне татар милли традицияләренә җәлеп итү, уеннар үткәрү юлы белән социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау.

Катнашучылар «Кем ераграк ыргыта»; «Күкәйне калакка салып йөгерү»; «Капчык киеп йогерү»; «Аркан тартыш»; «Көянтә белән йөгерү»; «Сукыр ярыш» (команда капитаннары өчен); «Кисеп алу»; «Чүлмәк вату» дигән уеннар уйнаячак.

Катнашу өчен заявканы 2024 елның 3нче февральгә кадәр [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Чыганак: chelny-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*