tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Ленар Шәехнең «Аклыкны сагындым» китабын тәкъдим итү кичәсе булган
Төркиядә Ленар Шәехнең «Аклыкны сагындым» китабын тәкъдим итү кичәсе булган

Төркиядә Ленар Шәехнең «Аклыкны сагындым» китабын тәкъдим итү кичәсе булган

Төркиянең Конья шәһәре Милли китапханәсендә татар шагыйре Ленар Шәехнең «Аклыкны сагындым» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды.

«Шигырь җыентыгы әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Сәлҗук университеты мөгаллиме Алсу Шәмсутованың сүз башы белән 2022 ел ахырында татар телендә дөнья күрде. Китапка соңгы елларда язылган фәлсәфи, лирик, милли, дини шигырьләр тупланды. Аларның күбесе татар халкының милли мәркәзе саналган Казан шәһәрендә язылса да, бер өлеше чит илләргә сәфәр вакытында иҗат ителде. Әсәрләрнең кайберләре беренче мәртәбә дөнья күрде», – диде Ленар Шәех «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шагыйренең китабын таныту мәҗлесендә 40тан артык төрек шагыйре, «Казан – Конья татарлары мәдәният һәм сәнгать оешмасы» вәкилләре, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Вахит Демирҗан, ата-бабалары Себер ягыннан күчеп килгән Наҗи ИделлеАлсу Шәмсутова һ.б. катнашкан.

«Һәр шагыйрь үзенең бер шигырен укыды, яңа китабымнан өч шигырь башкардым. Алсу Шәмсутова алдан әзерләгән төрекчә тәрҗемәләрен җиткерде. Шигырьләр бик җылы кабул ителде. Китап таныту мәҗлесеннән соң автограф-сессия булды», – диде шагыйрь.

Әдәбият галиме Алсу Шәмсутова Ленар Шәехнең иҗатын бәяләде. «Шагыйрьнең фәлсәфи фикерләве, уйланулары шигырь юллары аша чагылыш таба. Шигырьләр аркылы без авторның эчке кичерешләрен, фәлсәфи фикерләрен күз алдына китерә алабыз. Аның бүгенге көн фәлсәфи лирик әсәрләрендә галәм һәм шәхес арасындагы бәйләнешләр, яшәү һәм үлем мәсьәләсе, яшәеш процессында камиллеккә ирешү, җан тормышы – җир тормышы дилеммасы, табигатьнең эчке серләренә төшенү кебек мәсьәләләр ята», – диде ул.

«Ленар Шәехнең тирән эчтәлекле, салмак фәлсәфи лирикасы бер генә укучыны да битараф калдыра алмый. Укучылар аның иҗаты белән якыннан танышырга алыныр, шагыйрьнең шигъри фәлсәфәсенең эчтәлеген үз күңеле аша үткәреп, хакыйкатькә юлны табар, дигән теләктә калабыз», – диде Сәлҗук университеты мөгаллиме.

Кичә Алсу Шәмсутова һәм «Казан – Конья татарлары мәдәният һәм сәнгать оешмасы» ярдәме белән оештырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*