tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы халкы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы халкы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы халкы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән янгында зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылына килде.

Янгын вакытында зыян күрмәгән авыл мәдәният йортында биредә яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков та катнашты.

Васил Шәйхразыев көтмәгәндә шундый олы бәхетсезлек килгән авыл халкының кайгысын уртаклашы.

– Фаҗига булуның беренче сәгатьләреннән үк Бөтендөнья татар конгрессы һәм, гомумән, бөтен Татар дөньясы сезгә ярдәм кулын сузды. Мин бүген бирегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча килдем. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары буларак шуны әйтәсем килә: мин айга, ким дигәндә, бер тапкыр сезгә киләчәкмен, шулай ук Конгрессның Бюро утырышын, көз көне узачак Милли Шураның күчмә утырышын монда үткәрәчәкбез, – диде ул.

Милли Шура рәисе өлкә Губернаторы белән элемтәдә торуын, иртәгә дә аның белән аерым очрашу узачагын әйтте, ярдәме һәм игътибары өчен аңа рәхмәт белдерде.

Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков та авыл халкы белән аралашты.

– Без фаҗиганең беренче көненнән үк без сезгә ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Гаиләләргә йорт-җирләрен торгызу өчен сертификатлар да тапшырылып килә. Документлары тәртиптә булмаган гаиләләрнең һәрберсе белән аерым эш алып барылачак, – диде ул.

– Хөрмәтле милләттәшләр! Йорт төзергә теләгән бер генә хуҗалык та йорт-җирсез калмаячак. Өлкә Хакимияте белән берлектә документлар буенча мәсьәләләрне хәл итеп бетерүегезне сорар идем. Бу авыр вакытларда килеп туган мәсьәләләрне тыныч кына, бер-беребезне гаепләмичә хәл итсәк иде, – диде Васил Шәйхразыев һәм авыл халкын бердәм булырга өндәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*