tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан һәм Казан татарлары белән танышты
Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан һәм Казан татарлары белән танышты

Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан һәм Казан татарлары белән танышты

19 декабрьдә Төркиянең Кара диңгез регионында урнашкан Трабзон шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан һәм Казан татарлары белән танышты. Әлеге таныту чарасы Кара диңгез техник университеты Әдәбият факультетының Төрек теле һәм әдәбияты кафедрасы каршында узды. Чараның темасы зур кызыксыну уятты. 150 кешегә исәпләнгән зал шунда ук тулды, ә ахырда туп-тулы иде – кунаклар аягүрә басып тыңлады.

Трабзонда Казан татарларын белмиләр. Бу шәһәрдә мин дүрт ел тордым. Биш ел элек Трабзонга килеп эләктем. Үзем белән таныштырганда “мин Татарстаннан, татар” диювемә “ә, Казахстан!” диләр, ә “татар”ны Кырым татары буларак аңлыйлар иде. Бүген дә шулай. Дөресрәге, бу чарага кадәр шулай иде. Ниһаять, Төркиянең Кара диңгез буенда урнашкан иң танылган шәһәрендә Татарстанны картада күрделәр, Казан татарларының гореф-гадәтләре, йолалары, теле, аш-суы, костюмнары белән таныштылар.

Кунакларга Трабзонда яшәүче тумышы белән Кайбыч районыннан булган татар кызы Кадрия Сойтекиноглу чәкчәк һәм кош теле әзерләде. Кош телен ныграк яраттылар. Шулай ук, кунакларга Кадрия Сойтекиноглу башкаруында татар җырлары: “Авылым көйләре”, “Сандугачым-тургаем”, тугыз яшендәге кызы Ясминә башкаруында да Тукаебызның “Туган тел” шигыйре тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, телебез Трабзон төрекләренә ошады, һәм бу да шатлыклы бер күренеш.

Айгөл Зара Кәбирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*