tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә ел саен мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә ел саен мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә ел саен мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә ел саен мәктәп
укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Быел төрле төстәге,
ялтыравыклы гирляндалар белән матур итеп бизәлгән яшел
чыршы, искиткеч матур костюмнарда әкият геройлары, Кыш бабай
һәм Кар кызы кунакларны каршы алды. Яңа ел бәйрәме балаларны
могҗиза дөньясына чакырды. Шәһәрнең беренче мәктәп
интернатыннан килүче балалар өчен бәйрәмчә бию тамашасы
оештырылды. Балалар мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар,
күңелле, аралашып, биеп, җырлап, Кыш бабай һәм Кар кызыннан
бүләкләр алып, онытылмаслык хисләр белән, бәйрәмчә күтәренке
кәефтә вакытларын үткәрделәр.

Мәдәният үзәгендә узган чыршы бәйрәмендә унбишенче мәктәп
укучылары да бәйрәм тамашасында булып, уйнап, җырлап ял
иттеләр. Мәктәп укучылары өчен оештырылган тамаша
башланганнан бирле балалар тылсымлы әкият дөньясында
булдылар. Бәйрәм атмосферасына чумган кунаклар кызыклы
конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай, Кар кызы, кар бөртеге,
урман җыештыручысы җыр-биюләрдә, чыршы янында әйләнбәйләндә балалар белән бергә катнашып бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Барлык килгән балалар, мәктәпкәчә яшьтәгеләр, укучылар һәм
башка кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләренең талантларын
күрсәттеләр:биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар
җырладылар, уйнадылар. Бәйрәм кунаклары Кыш бабай һәм Кар
кызының кулыннан бүләкләр алып, шатланып, чыршы бәйрәмен
оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, керәсе яңа еллар белән котлап
саубуллаштылар.

Римма Умитбаева

“Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*