tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә «Яңа елга иске җырлар белән!» дип исемләнгән бәйрәм концерты гөрләп узды
Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә «Яңа елга иске җырлар белән!» дип исемләнгән бәйрәм концерты гөрләп узды

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә «Яңа елга иске җырлар белән!» дип исемләнгән бәйрәм концерты гөрләп узды

Үзешчән сәнгать осталары концерты якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышланган иде. Бу хакта “Өмет” газетасы хәбәр итә.

«Гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле концерт программасы узган гасырның 1960-1970 нчы елларында иҗат ителгән аеруча популяр җырлардан һәм заманча бию, хореографик күренешләрдән төзелгән иде. Җырчылар​ ​ — өлкәбез районнары һәм авылларында яшәп иҗат итүче һәм ел​ ​ дәвамында һәртөрле фестиваль һәм конкурсларда лауреат исеменә лаек булган сәхнә осталары»,​ ​ — ди өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

Милли җыр-моңга сусаган тамашачы Сембер татар сәхнәсе йолдыздарын -“Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры, “Төзүчеләр” мәдәният йортының “Туган як” ансамбле һәм Татар мәдәният үзәге солистларын аеруча җылы кабул итте. ​

Бәйрәм концерты милләттәшләребездә зур кызыксыну тудырды. Мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина белдергәнчә, билетлар ике көндә сатылып беткән.​

Шунысы сөенечле, Татар мәдәнияте үзәге соңгы елларда узган гасыр сәнгатен халыкка җиткерү һәм аны яшь буынга күрсәтү юнәлешендә әйтеп бетергесез зур эшләр башкара. Шушы көннәрдә генә әлеге мәдәният учагында “Социализм чыршысы” һәм Татар почмагы” ачылды, шулай ук Федераль Сабантуй бәйрәменең символы – билгесе халыкка тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*