tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр
Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр

Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр

Шушы көннәрдә Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Г. Тукай иҗатына багышланган бәйрәм чарасы узды. Татар милли-мәдәни автономиясе һәм җирле “Ак калфак” оешмасы үткәргән чарада Г. Тукайның шигырьләре яңгырады, укучылар мультфильм карады. Биредә Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Россиянең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесендә катнашып, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Бәйрәм көнне Себер татарлары милли-мәдәни автономия рәисе аңа Конгресс бүләген тапшырды.

Балаларга татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Дәүләтбаевга милли-мәдәни автономия исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*