tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васильево балалар китапханәсендә “Тукай эзләре буйлап” дигән квест-уен узды
Васильево балалар китапханәсендә “Тукай эзләре буйлап” дигән квест-уен узды

Васильево балалар китапханәсендә “Тукай эзләре буйлап” дигән квест-уен узды

Анда «Каенкай» (“Березка”) балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.

Китапханәгә килгән нәни кунакларны шагыйрьнең китаплары күргәзмәсе каршы алды. Шулай ук укучыларны Кырлай авылына чакыру хаты көтә иде. Балалар «Туган тел» шигырен татар һәм рус телләрендә тизлеккә укыдылар, Тукай әкиятләренә иллюстрация буларак ясаган рәсемнәрен күрсәттеләр.

Шуннан соң  мавыктыргыч квест-уенда күңел ачтылар. Биремнәрне үтәгәннән соң барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алды.

– Уенның максаты – татар халкы тарихына, аның гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, Габдулла Тукай әсәрләре аша, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында үз Ватаны һәм халкы өчен горурлык тәрбияләү, – дип сөйләде китапханәче Галина Ветлугина.

yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*