tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург татар театры Чаллыда Җәлил шигырьләре буенча спектакль күрсәтте
Оренбург татар театры Чаллыда Җәлил шигырьләре буенча спектакль күрсәтте

Оренбург татар театры Чаллыда Җәлил шигырьләре буенча спектакль күрсәтте

Оренбург татар драма театры Чаллыда гастрольләрдә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» спектакль премьерасын күрсәтте.

Режиссер-куючы, шулай ук музыкаль бизәлеш авторы — РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев. Ул композициягә Муса Җәлил шигырьләрен, шулай ук Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр, халык әкиятләре, җырлар, биюләр керткән. Спектакльнең стилистикасы контрастта төзелгән: Җәлил шигырьләренең оптимистик тоны шагыйрьнең тормыш юлы драмасы белән үрелеп бара.

«Без Чаллы театры белән күптәннән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруын бик теләп кабул иттек һәм бирегә килдек. Театрның яңа бинасында чыгыш ясау безнең өчен зур дәрәҗә. Без сәхнәдән дә, тамашачылардан да канәгать калдык», — диделәр спектакльдән соң Оренбург артистлары тәэсирләре белән уртаклашып.

Эльвира Мөхәммәтдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*