tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда «Әдәби кунакханә» кичәсе узды
Тубылда «Әдәби кунакханә» кичәсе узды

Тубылда «Әдәби кунакханә» кичәсе узды

Җирле шагыйрьләр иҗатына багышланган “Әдәби кунакханә” кичәсе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Алып баручы Рузалия Корманалиева чараны башлап, мәктәп яшендәге тамашачыларга күргәзмәдәге фоторәсемнәрне күрсәтеп, балаларны җирле язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән таныштырды.

Чарага килүчеләр Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Галия Абайдуллина иҗат иткән китаплар күргәзмәсен карадылар һәм авторлар турында үзләренең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.

“Әдәби кунакханә” кичәсендә катнашучы Сөнгатулла Бекенин “Хатирәләр”, “Күңелем моңнары”, “Сөенәм телемә, таянам халкыма”, ”Юбилейлар, юбилейлар” шигырьләр җыентыклары турында сөйләде, ярдәмчеләренә, укучыларына рәхмәтләрен белдерде. Мәдәният үзәге каршында эшләгән “Нур” әдәби–иҗади түгәрәгенә йөрүче балалар, ”Әминә” декоратив-гамәли иҗат студиясендә шөгыльләнүчеләр шагыйрь белән әңгәмәдә актив катнаштылар. Балаларны бу чарага әзерләүче укытучы апалары Римма Баганаева, Римма Шәрипова дәресләрендә туган телгә, татар әдәбиятына, мәдәниятенә, җирле шагыйрьләребез иҗатына укучыларында кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Балалар да сынатмадылар, төрле сораулар бирделәр.

Аннары күпләргә таныш булган җирле шагыйрь, композитор, ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин чыгышын дәвам итте. Татар әдәбиятын, күренекле, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яратуы, үзе дә халкына, туган ягына багышлаган әсәрләре белән укучыларының мәхәббәтен яулаган үзешчән автор лаеклы ялга чыккач, шигырьләр яза башлаганы турында сөйләде. Гомер юлы кайгы-шатлыклары белән үрелеп барган ветеран укытучының иҗаты мәгънәле, үзенчәлекле, тормышчан. Бүген аның шигырьләренә көйләр иҗат ителгән, җырлары белән ул үзе дә концертларда катнаша. Аны котларга, шигырьләрен тыңларга якташлары, якын туганнары, дуслары килгән иде. Сөнгатулла абый сәхнәдән 2011 нче елны “Полиграфист” типографиясендә бастырып чыгарган “Хатирәләр” китабын редакцияләгән педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйковка рәхмәтләрен белдерде.

Тубыл талантларга бай шәһәр. Каләм тибрәтүчеләр, китап укучылар Әлмөхәммәт Хәбибуллинның китаплары белән дә яхшы таныш. Ул үзе турында кыскача сөйләп алганнан соң, шигырьләрен укыды, баянда уйнап, җырлап та алды. Төмән өлкәсенең авыр атлетика федерациясе рәисе вазыйфасын күп еллар башкарган, ун елга якын Тубыл шәһәренең 1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән җитәкчелек иткән танылган спортчы хезмәт юлында яшь спортчыларны әзерләүдә яңа ысуллар, методика кулланып, тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашып эшли. Аның спортчылары төрле дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Иҗади тормышына килгәндә, Әлмөхәммәт Хәбибуллин үзе баянда уйнап, җырлар башкара, рус һәм татар телендә шигырьләр иҗат итә, хикәяләр яза. Аның 12 китабы дөнья күргән. Себер-татар мәдәният үзәгендә узган чараларда актив катнашкан милләт җанлы якташыбызны тубыллылар хөрмәт итә.

Шигъри җанлы ветеран укытучыларыбызның кичәсен шәһәребезнең танылган җыр ансамбле “Яшьлеккә сәяхәт”нең чыгышы бизәде. Җырчыларның чыгышлары, мәгънәле сүзләре, теләкләре ихлас булды. Мәхмүдә апа Әминова Сөнгатулла Бекенинның шигырьләренә анализ ясап, яраткан шигырьләрен укыды.

Матур, җылы сүзләргә, истә калырлык мизгелләргә бай булган очрашу кунакларның да, катнашучыларның хәтерендә саклансын. Шагыйрьләребезнең иҗаты белән кызыксынучылар, китапларын укучылар артып торсын. Җирле шагыйрьләребезнең төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләрен өлкә газетабыз “Яңарыш”та да укып, теләкләрегезне, фикерләрегезне язсагыз, алар шатланырлар иде.

Римма Умитбаева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*