tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тырыш хезмәт үрнәге
Тырыш хезмәт үрнәге

Тырыш хезмәт үрнәге

Ульяновск районы Яңа Бидәнге авылы китапханәсендә Ульяновск өлкәсенең 79 еллыгына багышланган чара узды. Китапханәче Раилә Гимаева тырышлыгы белән оештырылган күркәм очрашуда мәктәп укучылары катнашты.

Бәйрәмнең мөхтәрәм һәм шәрәфле кунагы – Хезмәт ветераны, авылның почетлы кешесе, җирле мәчетнең имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Гисматуллов балаларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул бөтен гомерен намуслы һәм фидакарь хезмәткә багышлаган. Социалистик хезмәт ярышында җиңгән өчен аны “Тугызынчы бишьеллык ударнигы” медале белән бүләкләгәннәр. Хәзер Әмир хәзрәт традицион исламны саклап калуга һәм авылдашларын рухи-әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*