tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ТӘЭСИР» бәйгесе дәвам итә
«ТӘЭСИР» бәйгесе дәвам итә

«ТӘЭСИР» бәйгесе дәвам итә

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесенең февраль аендагысы башланып китте.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында катнашучылар күп булу сәбәпле, «ТӘЭСИР» конкурсын оештыручылар тарафыннан аны гыйнвар, февраль һәм март аена да озайтырга дип карар кабул ителде.

Елның беренче ае җиңүчеләрен 5 февраль көнне игълан ителәчәк. Видеороликлар сылтама итеп [email protected] адресына җибәрелергә тиеш.

Видеоязмалар киләсе критерийлар буенча тикшереләчәк: татар телле роликларда татар теленең камиллеге; идея оригинальлеге; ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви булуы; техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.)

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*