tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың якты истәлегенә Коръән ашы узды
Тубылда шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың якты истәлегенә Коръән ашы узды

Тубылда шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың якты истәлегенә Коръән ашы узды

Шагыйрә Гөлфизәр Хәйретдин кызы Абдрахманованың якты истәлегенә багышлап Коръән ашы Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә үтте. Тубылның тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймов мәрхүмәнең рухына багышлап Коръән аятләрен укыды, догаларын юллады.

Гөлфизәр Хәйретдин кызы Омск өлкәсенең Байбы авылында 1949 елда туа. Туган авылында урта белем ала, Омск шәһәренең елга һәм кооператив техникумын тәмамлый, сәүдә, элемтә һәм елга транспортында эшли. Аннары Байбыга кайтып 15 ел мәдәният йорты белән җитәкчелек итә. Тубыл шәһәрендә яшәгән чорында шигырьләр иҗат итә башлый. Төмәндә һәм Тубылда аның бер-бер артлы Себер ягым” (2003), “Нәни дусларга” (2006), “Изге Сүзге моңнары” (2009), “Аркаим–таулар иле” (2011), “Белем дөньясына сәяхәт” (2013), “Сүнмә яшьлек” (2013) китаплары дөнья күрә. Җирле авторлар берлегендә чыккан “Ташламам, туган туфрагым” китапка да аның шигырьләре кергән. Мәгънәле, үтемле, шома укыла торган шигырьләр авторы Гөлфизәр Хәйретдин кызы исән чагында себер татар мәдәният үзәге каршында иҗат итүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә катнаша, үзешчән татар театрында уйный. Мәрхүмәне мәдәният үзәге җитәкчесе ГөлсинәТашкеева, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, Нәҗия Хәкимова, Мәдинә Уразметова, Заһидә Бекенина, Гөлҗиһан Закирова, Флорида Марганова, иҗатташ дуслары Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, чараны алып баручы Римма Шәрипова җылы сүзләр белән искә алдылар. Шагыйрәнең шигырьләренә көй иҗат иткән җырларын “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле башкарды. Бүгенге көндә авторның танылган “Сүзге”сен Нәҗия Хәкимова җырлап тарихи вакыйгаларны искә төшерде.

Туган теленә, диненә, туган иленә карата мәһәббәтен, хөрмәтен шигъри юлларда иҗат итеп калдырган Гөлфизәр апа дин юлында булган, хаҗга барган, догалары белән кешеләрне дәвалаган, намазын да калдырмаган хаҗия иде. Аның якты истәлегенә багышланган чараны оештыручы Роза апа Яхина: “Гөлфизәр Абдрахманованың арабыздан киткәненә өченче ел. Ел саен аның якты истәлегенә багышлап, рухлары оҗахта булсын дигән теләкләр белән хәтер кичәсен оештырабыз. Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, коллективына, матди ярдәм күрсәткән шәһәрнең татарлар һәм себер татарлары автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллинга, Мәфрүзә Мортазинага, Флорида Маргановага рәхмәтләремне юллыйм. Гөлфизәрнең иҗаты онытылмас, аның шигырьләренә җирле композиторларыбыз көйләр язалар, аның җырлары мәдәни чараларда яңгырый. Әлеге оештырган хәтер кичәсендә яшь буында җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗаты туган телгә, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләсен дигән теләкләр яңгырады. Аеруча Фәннур хәзрәт Казыймовка рәхмәтләремне юллыйм. Мәрхүмә Гөлфизәр Абдрахманованың рухы шат, урыны оҗмахта булсын,”-дип сөйләде.

Шагыйрәне хөрмәтләп, аның күпкырлы иҗатын, дини, тәрбияви характердагы поэмаларын, пьеcсаларын да искә алды якташлары.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*