tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда балалар өчен татар телендәге радио ачарга җыеналар
Татарстанда балалар өчен татар телендәге радио ачарга җыеналар

Татарстанда балалар өчен татар телендәге радио ачарга җыеналар

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов балалар өчен татар телендәге радио ачу максаты булуын әйтте.

«Безнең алда зур максат тора — татар балалар радиосын булдыру. Тәүлек дәвамында эшли торган радиога көн саен өч йөздән артык җыр кирәк. Ул бик күп. Балалар радиосы композиторлар һәм авторлар өчен бик зур эш булачак. Анда спектакль, җырлар, дәресләр һәм башка жанрлар да булачак. Аның концепциясен эшләп бетерәсе бар әле», — дип сөйләде ул.

Кичә «Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Илшат Әминов сүзләренчә, бу бәйге зур эшнең башы гына, чөнки яңа җырлар кирәк.

«”Балачак җыры» бәйгесен башлаганда, без архивларда эзләндек. Балалар өчен татар телендәге яңа җырларның аз булуын күрдек. Искеләр күп, әлбәттә, тик хәзер балалар, ритм, музыка үзгәрде. Шуның белән бу бәйге килеп чыккан иде. Сезоннар алга таба да дәвам итәчәк. Күреп торабыз: беренче сезон җырлары бик тиз арада танылып китте», — ди ул.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган «Балачак җыры» бәйгесе быел икенче тапкыр үткәрелде.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*