tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Ураза гаете ике мәчеттә узды
Тубылда Ураза гаете ике мәчеттә узды

Тубылда Ураза гаете ике мәчеттә узды

Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә Ураза гаетенә төрле милләт вәкилләре бәйрәм намазына җыелды.

“…Тубыл күпмилләтле шәһәр. Аның рухи үсешенә, тарихи традицияләрне саклауга мөселман җәмгыяте зур өлеш кертә. Яшь буынны үз мирасына һәм башка милләт һәм конфессия мирасына хөрмәт тәрбияләп, безнең шәһәрдә милләтара дуслыкны ныгытасыз. Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыгызга да тынычлык, бәхет, игелек телим,”дип язган шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның, Россия Президенты Владимир Путинның, Төмән өлкә губернаторы Александр Моорның, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Ашировның котлаулары белән тубыллыларны шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим Кәрим улы Сухов Ураза-гает бәйрәме белән тәбрикләде. Тубыл мөселманнарына тоткан уразалары, кылган догалары кабуллардан булсын дип үзенең теләкләрен юллады. Бәйрәм вәгазендә тоткан уразаларыбыз, кешеләргә карата кылган изге эшләребез күңелләребезне сафландырсын, һәркайсыбызга сәламәтлек, тормышыбызда бәрәкәт арттырсын дип, изге гамәлләрне көндәлек тормышта да эшләргә кирәклеген искә төшерде. Вәгазьләрдән соң җәмәгать белән намаз укыдылар. Гает намазы укылганнан соң Тубыл шәһәре һәм районының әзербайҗан диаспоросы рәисе Илһам Панахов Тубыл мөселманнарын Ураза–гаетенә багышланган мул-сыйлы бәйрәм табынына чакырды.

Күп еллар мәчеткә йөрүче, тәравих намазларын калдырмаган Рәсимә Паси кызы Габдрахманова:”Күңелләребезгә яктылык, нур алып килгән Ураза-гает бәйрәме белән дин юлында булган изге күңелле милләттәшләремне котлыйм. Хәерле бәйрәм көннәрендә бергә булган Гүзәлия Шамилова, Роза Комарова, Фәридә апа Ташбулатова, Фәрзәнә апага, тәравих намазларын калдырмаган, ифтарларда бергә булган мәчеткә йөрүче барлык хатын-кызларга, мәчетебез хәзрәтләренә саулык, иминлек телим. Рамазан ае ризыкның кадерен белергә, начар гамәлләрдән, гайбәттән, нәфестән тыелырга кирәклеген исебезгә төшерде. Тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны Аллам кабул итсен. Бәйрәм рухы җан тынычлыгы алып килсен,”-дип сөйләде.

Шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймов бәйрәм намазыннан соң: ”Аллаһыга шөкер, мәчетләребез буш түгел. Изге бәйрәм көннәрендә төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре, мөселман кардәшләребез намазларын калдырмаска тырыштылар. Унбер айның Солтаны – изге Рамазан аенда бер ай дәвамында без ураза тоттык. Рамазан ае сабырлыкка, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтте. Мәчетләребездә үткәрелгән ифтарларны Аллаһы кабуллардан кылсын. Рамазан ае үзенең тәравих намазлары белән истә калыр. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә һәм аскы торада урнашкан тарихи мәчеттә дә мөселман кардәшләребез бер ай дәвамында ифтарлар үткәрделәр. Мәчетләдә җәмәгать белән намаз укыдык, Корьән тыңладык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, ризалыгына ирешү өчен фитыр садакалар бирде мөселманнар. Рамазан ае, Ураза-гаете күңелләребезгә иман, дөньяга тынычлык китерсен. Шәһәрнең тарихи мәчетендә, Җәмигъ мәчетендә дә мөселманнар 11 майда Казанның 175 гимназиясендә фаҗигале һәлак булган укучылар, укытучылар рухына дога кылдылар. Халкыбыз күңелендә изге теләкләр, яхшы уй-ниятләр булсын иде,”-дип узган Ураза–гает намазы турында сөйләде Фәннүр хәзрәт.

                                                       Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*