tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телеңне бел, үткәнеңне онытма…
Туган телеңне бел, үткәнеңне онытма…

Туган телеңне бел, үткәнеңне онытма…

17 декабрьдә Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәдәният йортында “Ак калфак” оешмасы тарафыннан оештырылган “Татар малае” бәйгесе узды.

Бәйгедә 7 яшьтән 11 яшькә кадәр Зирекледән Әнвәр Вәгыйзов, Тубылгы Таудан Хөсәенов Данияр, Чаллы Башыннан Адгамов Ранил, Шахмайдан Миннебаев Рәзил, Чертуштан Шамшуаров Айдар, Акъярдан Хәсәнов Фирдүс һәм Яңа Чишмә гимназиясеннән Мусин Мансур катнашты.

Балалар саф татарча “Туган тел”не, “Әнием” җырларын башкарды, халкыбызның гореф-гадәтләрен, татар халык ашларын, уеннарын искә төшереп, алып баручы Рәмзия Мусина биргән сорауларга җавап бирде.

Иҗат бәйгесендә Хәсәнов Фирдүс яңгыратып азан әйтеп, догасын укыды. Араларында иң кечкенәсе булса да, Мусин Мансур үзе белән таныштырып бәйрәмгә багышлап язылган шигырен сөйләде. Вәгыйзов Әнвәр төрле уен коралларында уйнап, татар халык биюен биеп шаккатырды.

Жюри әгъзалары “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Мусин Азат, Бөтендөнья татар конгрессының Яңа Чишмә бүлеге җитәкчесе Хәмәтвәлиев Айрат, Яңа Чишмә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Дәүләтшина Илсөяр үзләренең теләкләрен җиткерделәр, конкурска нәтиҗә ясадылар.

“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”, дигән халык мәкале. Шул уңайдан “М.Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” җитәкчесе Гөлнар Сабирова халкыбызның XIX гасыр башында агачтан эшләнгән экспонатлары белән таныштырды. Бу – чараның тагын бер күркәм өлеше булды. Авыл җирлеге башлыгы исеменнән сәркәтип Гөлназ Нуруллина мондый бәйгеләрнең үсеп килүче буын өчен бик мөһим булуын искәртте.

Илсөяр Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*