tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап плакатлар ясау бәйгесе игълан ителде
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап плакатлар ясау бәйгесе игълан ителде

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап плакатлар ясау бәйгесе игълан ителде

Менделеевск мөхтәсибәте “Сабыйга” татар телен өйрәнү курсларына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Туган телем – сайрар кошым” дип исемләнгән плакатлар ясау бәйгесе игълан итте. Әлеге чара Татарстан Республикансында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап оештырыла.

Бәйгенең төп шартлары буенча, 3-7 яшьлек балалар А3 форматындагы плакатта рәсем, аппликация, фото, шигырь, табышмак, мәкаль, сынамыш, тизәйткеч һ.б. ярдәмендә туган телне өйрәнүнең әһәмиятен, милли кием, ризык яисә бәйрәмнәрне күрсәтергә тиеш булачак.

Эшләр 2021 елның 20 февраленә кадәр кабул ителәчәк. Һәр катнашучыга сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк. Конкурс таләпләре буенча, бер гаилә бәйгегә бер плакат ясап тәкъдим итә ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*