tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы татар театры Казаннан соң Мәскәүгә гастрольләренә китәчәк
Туймазы татар театры Казаннан соң Мәскәүгә гастрольләренә китәчәк

Туймазы татар театры Казаннан соң Мәскәүгә гастрольләренә китәчәк

10 сентябрьдә Туймазы татар дәүләт драма театры 25 юбилей сезонын Роберт Миңнуллинның “Каеннарым белән…” әсәре буенча куелган тамаша белән ачып җибәрде.

19 сентябрьдә Башкортстанда республикакүләм үтүче акция кысаларында Туймазы татар театрында Театр төне узачак.

15-17 сентябрь көннәрендә Туймазы татар дәүләт театры спектакльләрен Казанда Тинчурин театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәк.

Татарстан башкаласы тамашачысы Әлфис Гаязовның “Урманнарга керсәң…” драмасын, Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” лирик комедиясен һәм Роберт Миңнуллинның “Каеннарым белән…” әсәре куелышын карап хозурлана алачак.

17-18 октябрьдә туймазылылар Мәскәүнең атаклы Асадуллаев йортында Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” һәм Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” спектакльләрен күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*