Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тверьдә татарлар өчен аралашу клубы оештырдылар
Тверьдә татарлар өчен аралашу клубы оештырдылар

Тверьдә татарлар өчен аралашу клубы оештырдылар

Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәктәге татарлар өчен аралашу клубы оештырды.

«Кичә беренче очрашу булды. Рәхәтләнеп бергәләп җыелып бер сәгать дәвамында татарча аралашып утырдык. Җәй темасына кагыла торган сүзләрнең русчадан татарчага тәрҗемәләрен, дөрес кулланылышын карадык. Бик кызык булды», — диде Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мондый очрашулар һәр пәнҗешәмбе саен 18 сәгатьтә Радищев бульвары, 11 йорт адресы буенча узачак. Һәр теләгән кешене көтеп калабыз», — диде Марс Ибраһимов.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*