tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама мэры Рамил Муллин Сабантуйга әзерлек барышын тикшерде
Түбән Кама мэры Рамил Муллин Сабантуйга әзерлек барышын тикшерде

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Сабантуйга әзерлек барышын тикшерде

Якшәмбе, 18 июньдә, Түбән Кама халкы Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шәһәр һәм район башкарма комитетлары бүлекчәләре җитәкчеләре, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре катнашында күчмә эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә чараның төп оештыру моментлары турында фикер алыштылар: куркынычсызлык, интерактив һәм сәүдә мәйданчыклары урнаштыру, транспортның үтә алуы, күңел ачу программасы. Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, быел Сабантуйга күп кунаклар көтелә. Традиция буенча, масштаблы бәйрәм «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы мәйданында узачак.

«Безнең төп кунакларыбыз – шәһәрлеләр һәм район халкы. Сабантуй – республикабызның күп халыклары өчен зур милли бәйрәм, һәм аны һәрвакыттагыча Түбән Камада лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөһим», – дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Эш киңәшмәсе барышында Рамил Муллин 18 июньдә халык өчен төрле уеннар, күңел ачулар, күргәзмәләр һәм конкурслар тәкъдим ителәчәк һәр мәйданчыкны карады. Шәһәр мэры чисталык һәм иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Рамил Муллин бәйрәмдә катнашучы балаларның иминлеген аерым тәэмин итүне сорады: баш киеме, эчә торган су булу-булмавын тикшерергә һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә. «Балалар өчен чын бәйрәм оештырырга кирәк, алар конкурсларда, уеннарда катнашырга һәм шатланырга тиеш. Бәйрәмне күңелле, истә калырлык һәм һәркем өчен кызыклы итү бик мөһим», – диде Түбән Кама мэры.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шәһәр урамнарын бәйрәмчә бизәргә кирәклеген билгеләп үтте: кашпо, баннерлар, флаглар эләргә, чәчәкләр утыртырга, коймаларны, баганаларны буярга һәм башкалар. Мәйданның үзендә территориянең чисталыгын саклау һәм кунакларга уңайлы булсын өчен өстәмә чүп савытлары урнаштырылачак.

Шулай ук шәһәр халкы өчен Сабантуй уздырыла торган урынга кадәр җәмәгать транспорты оештырылачак. Түбәнкамалылардан аңлау белән карарга һәм, куркынычсызлык максатларында, бәйрәмгә килгәндә шәхси транспорттан файдаланудан баш тартуны сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.

Чыганак: tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*