tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Түбән Кама мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Түбән Кама мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Кичә, сафәр аеның 26нчы көнендә (3нче октябрьдә), Түбән Кама районы Трудовой бистәсендә яңа мәчет ачылды. Күптән көтеп алынган мәчет ачылышы тантанасы Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җитәкчелегендә узды. Күркәм вакыйганы зурлап, бистә халкының сөенечен уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар килде. Татарстан мөселманнаны башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән барлык катнашучыларны мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үзенең чыгышында мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләде. “Бик матур мәчет сафка баскан. Мәчет төзелешенә үзләренең малларын, көчләрен кертүчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын. Игелекле эшләрегез кабул булсын!” – дип теләкләрен җиткерде ул. Алга таба сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр чыгыш ясады. Тантана барышында мәчет төзелешендә актив катнашучылар Татарстан мөфтияте һәм Түбән Кама мөхтәсибәтенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Түбән Кама районы Трудовой бистәсе мәчете имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт Гыйльманов билгеләп узганча, мәхәллә халкы мәчет салу өчен зур тырышлык күрсәткән һәм бик актив катнашкан. Мәхәллә халкы бергә җыелып, киңәшләшеп 2018 елда төзелешкә рөхсәт алып, 14 июль көнне нигез салынды. 2021 елның 10 июлендә манара һәм ай куелды. Төзелеш эшләрендә төрле милләт вәкилләре катнаша. Мәчетнең тирә-ягы төзекләндерелгән, мәчет берьюлы үзенә 50 кешене сыйдыра ала. Барлык уңайлыклары булган кухня һәм тәһарәтханә бар, инвалидлар өчен керү-чыгу урыны (пандус) бар.

Кунаклар яңа мәчеттә өйлә намазы укыды һәм чәй мәҗлесендә катнашты.

Бүгенге көндә Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 мәчет эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*