tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 12-13 октябрьдә Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак
12-13 октябрьдә Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

12-13 октябрьдә Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

12-13 октябрь көннәрендә Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү программасын әзерләү кысаларында мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең еллык Форумы узачак. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Быел ул «Традицион диннәр теологиясе һәм мәгариф даирәсендә фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләр хезмәттәшлеге» II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында узачак.

Форум кысаларында мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Татарстан Республикасында дини белем бирү үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне караячак. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы Бөрбаш балалар пансионаты директоры Альберт Базагутинов “Балтач районы Бөрбаш авылында ир балалар өчен ислам пансионаты эшчәнлеге” темасына чыгыш ясаячак, Чаллы шәһәренең “Зиннәт” гаилә ял үзәген нигезләүче Ләйсән Әхмәтшина кече яшьтәге балаларның дини үсеше өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак, Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов “БИАда магистрлар һәм докторлар әзерләү өчен мөмкинлекләр” хакында сөйләячәк. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йортының нәшрият бүлеге баш мөхәррире Ленар Хамматов 2021 елның башында үз эшен башлап җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе агымдагы нәтиҗәләре белән таныштырачак.

Быел форумда чит ил белгечләре дә катнашачак. Мисал өчен, филология фәннәре докторы, Сиди Мөхәммәд бин Абдулла исемендәге университетның гарәп теле белеме профессоры (Фес, Марокко) Мөхәммәд әл-Ханнаш “Мароккода һәм аннан читтә туган тел һәм чит тел буларак гарәп телен укыту тәҗрибәсе” белән бүлешәчәк. Ә Сабахаддин Заима исемендәге университеты, чагыштырма лингвистиканы өйрәнүче Әхмәд әр-Рухбан (Истанбул, Төркия) делегатларга “Төркиядә чит ил вәкилләренә гарәп телен укыту тәҗрибәсе” хакында сөйләячәк.

Моннан тыш, Форум һәм Симпозиум эше барышында Татарстанның мөселман уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәренә һәм студентларына, педагогик эшчәнлекләрендә һәм укуларында зур нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән ТР Мөфтиенең рәхмәт хатларын һәм исемле стипендияләре тапшырылачак.

Татарстан мөселман уку йортлары укытучылары форумы 12-13 октябрьдә иртәнге тугызда (09.00) “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында эшли башлаячак.

http://dumrt.ru/news/news_26607.html

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*