tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада балалар арасында Коръән бәйгесе узды
Түбән Камада балалар арасында Коръән бәйгесе узды

Түбән Камада балалар арасында Коръән бәйгесе узды

28-нче март көнне, Түбән Кама мөхтәсибәте 7-15 яшьлек балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән чарада катнашучыларны нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече, Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Бәйгедә барлыгы 104 бала катнашты – 63 малай Үзәк мәчеттә, 41 кыз “Ихлас” үзәгендә ярышты.

Бәйгене ачып җибәреп, конкурсны оештыручы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Түбән Кама мөхтәсибәтендә Коръәнне өйрәнү дәрәҗәсе үсүен билгеләп үтте. Ул Коръәнне ятлау өчен генә түгел, ә аның буенча яшәргә тырышу өчен дә өйрәнергә кирәклеген ассызыклады.

Аннары малайлар һәм кызлар 7-11 һәм 11-15 яшь төркемнәренә бүленеп, ярты, бер, ике, өч җүзне яттан белү буенча ярыштылар. Ярыштан берәү дә бүләксез кайтып китмәде, һәр укучыга Коръән, кызыксындыру бүләге тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*