tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мөнәҗәтләр бәйгесе җиңүчеләрне барлады

ВИДЕО: Мөнәҗәтләр бәйгесе җиңүчеләрне барлады

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча “Илаһи моң” фестиваль- бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Быел бәйге 5нче тапкыр үткәрелде.

Чара Россия ислам институтында узды. Быел оештыру комитетына барлыгы 152 гариза килеп ирешкән. Катнашучылар арасында Ханты-Манси, Тубыл, Мари Эл, Ульяновскта яшәп, татар халкының рухи мирасын өйрәнүче, мөнәҗәтләр укырга яратучылар бар. Узган еллардан аермалы буларак, быел катнашучылар өчен онлайн форматта «Рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итүне тәрбияләү» курслары оештырылды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*