tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең йомгаклау туры булып узды
Түбән Камада “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең йомгаклау туры булып узды

Түбән Камада “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең йомгаклау туры булып узды

Тукаебызның туган көнендә Түбән Камадагы 64нче “Сөембикә” балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең йомгаклау туры булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге һәм “Ак калфак” ханымнары белән берлектә уздырылган әлеге бәйгедә быел 36 бала (гаилә) катнашты.

Әлбәттә, бәйге булгач, аның таләпләре дә үзенчәлекле иде: шигырь яисә хикәядән өзек сөйләү белән генә чикләнмичә, төп шарты гаилә тәрбиясендә Г.Тукай иҗатын яктырту, әхлаклы-әдәпле, зирәк-уңган балаларның туган телебез – татар телендә иркен аралашуларына ирешү иде. Шуңа да килгән материалларны ике көн дәвамында дикъкатъ белән тикшереп бәяләдек. Бәйгедә сабыйлар гына түгел, алар белән беррәттән, әти-әниләрнең, әби-бабайлар, апа-сеңелләр, абый-энекәшләрнең дә катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Иҗади яңалык кертүләре исә тагын да куандырды. Аеруча, икенче «Тукай геройлары – бүгенге көндә» дип исемләнгән биремдә, рольләрне килештереп уйнаудан тыш, тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп мультфильм төшергәннәр, үзләре дә серле әкиятчегә әверелделәр…
Шулай итеп, нигезләмәдә куелган таләпләргә, бурычларга таянып, тиешенчә җавап биргән 14 конкурсант сайлап алынды.

Финалга чыгучыларның иҗат җимешләрен, ягъни шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын шәһәребезнең иң зыялы, иң алдынгы, милли җанлы җитәкчеләребез: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли Шура әгъзасе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фарил кызы Вәҗиева, Түбән Камадагы иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Азал улы Баһманов, “Ак калфак” хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Гали улы Камалов, мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗ улы Минһаҗев, варисларыбызның эшен бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар.

Беренче урынга – Түбән Камадагы 44 нче балалар бакчасыннан Камил Яруллин, икенче урынга – 64 нче балалар бакчасыннан Наилә Шәмсетдинова, өченче урынга Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге 62 нче “Тирәк” балалар бакчасыннан Рамил Кавиев лаек булды. Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасыннан Эльвина Ризаева – “Иң кыю Тукай варисы”, 1 нче балалар бакчасыннан Әдилә Шәмсетдинова – «Иң тәрбияле Тукай варисы», 83 нче балалар бакчасыннан Ясминә Абдуллина – «Иң тәүфыйклы Тукай варисы», Әлмәт районының Югары Мактама авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасыннан Рәмилә Дәүләтгәрәева – «Иң зәвыклы Тукай варисы», Чаллыдагы 53 нче балалар бакчасыннан Милана Петрова – “Иң мөлаем Тукай варисы”, Түбән Кама районының Каенлы авылындагы «Ромашка» балалар бакчасыннан Амелия Николаева – «Иң тәвәккәл Тукай варисы», Түбән Камадагы 93 нче балалар бакчасыннан Динә Әхмәтгалиева – «Иң ягымлы Тукай варисы», 76 нчы балалар бакчасыннан Сәфия Зәйнуллина – «Иң сөйкемле Тукай варисы», Мамадыштагы 12 нче балалар бакчасыннан Гүзәл Абдулгәрәева – «Иң гадел Тукай варисы», Чаллыдагы 33 нче балалар бакчасыннан Алисә Диамантэ – «Иң зирәк Тукай варисы», Менделеевскидагы 8 нче балалар бакчасыннан Илсылу Нургалиева – «Иң күркәм Тукай варисы» номинацияләрендә җиңү яулап, “Тукай варисы – 2021” титулына ия булдылар.

Шундый мәртәбәле исемнәргә лаек булуыгыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез сезне, Тукай варислары! Башка еллардан аермалы буларак һәрберегезгә Тукай портреты төшерелгән статуиткалар булдырдык, исемле дипломнар, “Халкыма бүләк итәм…” дип исемләнгән, татар халкының иң яхшы җырлары тупланган дисклар, ике дәүләт телендә нәшер ителгән китаплар сезне көтә, нәни дусларыбыз! Бүләкләрне әзерләүдә, елдагыча, үзеннән зур өлеш керткән Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, шәһәребезнең мактаулы шәхесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Тукай варисларын барлау, бәяләү эшендә үзегездән гаять зур өлеш кертүегез, туган телебез – татар телен Тукай бөеклегендә саклавыгыз – гаять матур күренеш. Киләчәктә дә шушы юнәлештә кулга-кул тотынышып, бердәм эшләргә язсын.

Нурзия Мирхазова
«Без – Тукай варислары» бәйгесенең идея авторы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*