tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә «Дуслык күперләре» фестивале узды
Түбән Новгород өлкәсендә «Дуслык күперләре» фестивале узды

Түбән Новгород өлкәсендә «Дуслык күперләре» фестивале узды

8 октябрь көнне, Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь районы Салган мәдәният йортында ике зур чара булды – капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды һәм муниципальара “Дуслык күперләре” фестивале узды. Аны Нижгар татарлары конгрессы район администрациясе һәм мәдәният бүлеге белән берлектә өлкә хөкүмәтенең эчке һәм региональ сәясәт министрлыгы та­рафыннан бирелгән грант исәбенә Салганда оештырды.

Кызыл Октябрь округының җирле үзидарә баш­лыгы Ринат Җәләлов, Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Лесун, губернатор киңәшчесе Николай Шкилев, өлкә татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов салганлыларны клуб ачылу белән котлап, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Тантананы район мәдәният йорты каршында оештырылган хор коллективы ачып җибәрсә, фестиваль программасын Салган мәдәният йор­ты башлады. Тулаем алганда, катнашучыларның географиясе киң иде – тирә-яктагы сигез район үзешчәннәре чыгыш ясады. Зур Болдинодан – “Марьюшка”, Лыскаудан – “Реченька”, Кнәгеннән – “Родные напевы”, Гагиннан – “Раздолье”, Сечен­нан – “Талызинские зори”, Салганнан – “Русская душа” фольклор төркемнәренең чыгышлары да искиткеч, костюмнары да күз явын алырдай ма­тур иде.

Сергач районын Мөтеравыл һәм Кочко-Пожар үзешчәннәре күрсәтте. Мөтеравылның “Умырзая” фольклор төркеме һәм “Грация” хореографик дуэты, шулай ук җырлаучы Алия Конжукова II дәрәҗә лауреат исемнәрен яулауга ирештеләр, ә “Конфетти” хореографик төркем биючесе Камилә Жалиловага I дәрәҗә лауреат дипломы тапшы­рылды.

Кочкопожарлылар да бер кочак диплом алып китте – “Капелька” хореографик төркеме, әтиле- уллы Азат һәм Марат Җиһаншиннар дуэты, Наилә Җиһаншина – барысы да II дәрәҗә лауреат исе­мен яулады.

Спас районы данын Татар Моклокасы һәм Боз­лау үзешчәннәре яклады. Беренчеләренең “Та­тар хатыннары” вокаль коллективы II дәрәҗә  лауреат дипломы белән бүләкләнде, ә “Ялкын” бию төркеме I дәрәҗә лауреат исеменә иреште. Наилә Рәхимова, Рафаэль Мәхмүтов, Хәмдия Мәсумовага (өчесе дә Татар Моклокасы), бозлау­лылар Равил Талипов һәм Җәүдәт Мтиуллинга катнашучы дипломнары тапшырылды.

 

Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәдәният йорты каршындагы хор, Пашат, Семочки һәм Зур Рбишча үзешчәннәреннән торган җыелма “Бәйрәм” вокаль төркеме дә I дәрәҗә лауреат исемнәрен яулады, ә Раил Әсфәндияров белән Рәсим Даутов дуэтына II дәрәҗә лауреат дипло­мы бирелде. Зур Болдино, Кнәген, Гагин, Сечен, Лыскау районнары коллективлары һәм Салган хоры I дәрәҗә лауреат исемнәрен алды. Бар­лык коллективларга һәм катнашучыларга Ниж­гар татарлары конгрессы исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә фестиваль программа­сы тәмамлангач, күптөрле конкурс-фестивальләр лауреаты һәм дипломанты, киң танылган якташ җырчыбыз Илдус Харрясов матур җырлары өчен кайнар алкышларга лаек булды.

Тулаем алганда, бу районара чара зур оешкан­лык, югары дәрәҗә кунаклар, тулы зал тамаша­чылар белән үтте һәм оештыручылар үз максат­ларына иреште, чын-чынлап дуслык күперләре сузылды, моны фойеда татар көйләре астына бергәләп биюләр дә исбатлады.

Бернигә карамый, тормыш дәвам итә, милләтара дуслык тагы да ныгый төшеп, шундый матур чара­лар гел уздырыла торсын дигән теләктә калабыз, ә оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

И.Садеков фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*