tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә татар эшмәкәрләре очрашты
Түбән Новгород өлкәсендә татар эшмәкәрләре очрашты

Түбән Новгород өлкәсендә татар эшмәкәрләре очрашты

6 апрельдә Түбән Новгород өлкәсе үзәгенең «SOVA» кунакханәсе конференц-залында татар эшмәкәрләре һәм өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе партнерлары очрашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә кысаларын­да шәһәр администрациясе тарафыннан татар җәмәгатьчелегенә бүлеп бирелгән бинада Та­тар мәдәнияте үзәген булдыру проекты тәкъдим ителде һәм шул турыда фикер алышу булды. Шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан 1916 ел­дагы бина, кызганычка каршы, капиталь ремонт һәм зур инвестицияләр таләп итә.

Автономия җитәкчелеге катнашучыларны Үзәк булдыру идеясе белән таныштырды, башкарыл­ган эшләр турында сөйләде, булачак бинаның презентациясен күрсәтте.

Тәкъдимнәр тыңлангач, татар җәмәгатьчелеге өчен мөһим булган әлеге проектны  тормышка ашыру буенча җанлы фикер алышулар барды.

Киңәшмәдә Попечительләр советы сайланды, ул инвестицияләр җәлеп итү һәм ремонт эшләрен күзәтү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Совет составына татар эшмәкәрләре, аерым ал­ганда, «ЭкОйл» дәүләт корпорациясе президенты Камил Хафизов, «Спецпромстрой» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илдар Муртазин, «Старый Нижний Новгород» территориаль инвес- тиция компаниясе җитәкчесе, автономия рәисе урынбасары Валерий Камальдинов, шәһәр Дума­сы депутаты, «Терминал» җәмгыяте директоры Кәрим Ибраһимов, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Рөстәм Досаев һәм «Юмарт» җәмгыяте директоры Шамил Сюбаев керде.

Попечительләр советының 12 апрельдә узган беренче утырышында булачак мәдәни үзәктә башкарыла торган эшләр буенча агымдагы мәсьәләләр каралды.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

өлкә татар автономиясе советы әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*