tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Түбән Новгород өлкәсендә “Татар малае-2021″, “Татар кызчыгы – 2021” конкурсы узды
 Түбән Новгород өлкәсендә “Татар малае-2021″, “Татар кызчыгы – 2021” конкурсы узды

 Түбән Новгород өлкәсендә “Татар малае-2021″, “Татар кызчыгы – 2021” конкурсы узды

12 мартта Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожар мәдәният йортында зур бәйрәм – беренче тапкыр 5-7 яшьтәге балалар арасында “Татар малае, Татар кызчыгы – 2021” районара бәйге булып узды.

Яшь талантларны барлау һәм үстерү, балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, ата-аналарны да халкыбызның рухи, тарихи-мәдәни мирасына тарту максатындагы бу бәйгенең төп оештыручылары булып өлкә татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе, татар хатын-кызларының “Ак калфак” районара оешмасы, өлкә “Туган як” газетасы һәм Кочко-Пожар мәдәният йорты чыкты.

Әлеге бәйгедә катнашырга башта дистәгә якын бала теләк белдерсә дә, соңрак  төрле сәбәпләр белән аларның саны кимеде һәм бу көнне сәхнәгә ике татар авылыннан өч кенә бала – Сафаҗай балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Юсуф Измайлов белән Рузилә Салахетдинова һәм Татар Моклокасыннан Айгөл Кукаева чыкты. Әмма нинди балалар: батырлар, уңганнар, булганнар, җыр-биюдә дисеңме, бүтән эшләрдәме аларга тиңнәр юк иде. Барысы да милли киемнәрдән, чарага бик матур, җитди әзерләнгәннәр: үзләре турында саф татарча сөйләп күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырләр сөйләделәр, кул эшләре белән таныштырдылар.

Бәйгедә катнашучы балаларны, аны тамаша кылырга килүчеләрне өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Зилә ханым Ахмадуллина сәламләде, конкурсантларга уңышлар теләде.

Бәйге дүрт номинациядә оештырылган иде. Беренче бирем “Әйдәгез, танышабыз” дип аталган визит карточкасы булды. Анда балалар җыр, шигъри формада, презентация ярдәмендә үзләре белән таныштырдылар.

Бәйгенең икенче биремендә катнашучылар әти-әниләре, булышу төркемнәре ярдәмендә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш иделәр. Беренче булып чыккан Юсуф кыз туганы Алия белән “Балага исем кушу” йоласын күрсәттеләр, Рузилә оста итеп “Бишек җырын” башкарды, ә Айгөл булышу төркеме белән “Яңгыр сорау” йоласын сәхнәләштерделәр.

“Оста кулда һөнәр бар” дип аталган өйгә эштә балалар әти-әниләре яисә тәрбиячеләре ярдәме белән эшләгән әйберләрен тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, берсеннән берсе матур эшләр, тәмле-тәмле ашлар катнашучыларыбызның  чынлап та бигрәк уңган икәннәрен тагын бер кабат исбатлады. Мәсәлән, Юсуф пластилиннан төрле әйберләр әвәләргә ярата икән һәм бәйгегә ул Сабантуй күренешен ясап китергән. Рузилә әнисе белән халкыбызның яраткан ризыгы – пәрәмәч пешергәннәр, аны ничек әзерләгәннәрен дә эчтәлекле итеп сөйләп бирде. Ә Айгөл кул остасы булып чыкты, ул матур беләзекләр, кәгазьдән чәчәкләр эшләргә ярата икән һәм бу көнне берничә эшен тәкъдим дә итте.

Бәйгенең соңгы биреме – иҗади номер, иң күңеллесе булгандыр. Биредә балалар үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Юсуф әтисе һәм апасы белән күңелләргә үтеп керерлек “Лә илләхи” җырын башкардылар. Рузилә белән Айгөлнең сәхнәдә күбәләктәй очып, татар халык биюләрен типтерүләре дә  һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Аларның чыгышын бәяләүче жюри әгъзалары – Уразавыл балалар бакчасы мөдире, иң актив аккалфакчыларның берсе, беренче “Нижгарбикә” конкурсы җиңүчесе Гөлнара Невретдинова, Кочко-Пожарның булдыклы, эшмәкәрлек өлкәсендә уңышларга ирешкән өч бала әнисе Лилия Шаипова һәм мәдәният йортының аккомпаниаторы Азат Жиһаншинга җиңүчене ачыклавы җиңел булмады, чөнки балаларның барысы да моңа лаек иде.

– Бүген без балалар чыгышына сокланып карап утырдык. Аларның һәркайсы  сәхнәдә үзен иркен, чын артистларча тотты, үзләренең чын татар малае һәм  татар кызчыгы икәннәрен күрсәтте. Шуңа да аларны әзерләүгә зур көч куйган тәрбиячеләргә, музыка җитәкчеләренә, әти-әниләренә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бәйгене оештыручыларга да аерым рәхмәт, чөнки мондый бәйгеләрдә катнашу балаларга алга таба да үсәргә этәргеч бирә, үз көчләренә ышанычларын арттыра, җиңелрәк аралаша башлыйлар, – диде жюри рәисе Гөлнара ханым һәм катнашучыларның һәркайсын билгеләп үтте.

Шулай итеп бу көнне “Бар яктан уңган” итеп Айгөл Кукаева билгеләнде, “Иң батыр” исеменә Юсуф Измайлов лаек булды, ә  “Иң сәләтле” дип  Рузилә Салахетдинова табылды. Барчасы да “Туган як” газетасы, өлкә автономиясе исеменнән Дипломнар, истәлекле һәм татлы бүләкләр, малай – түбәтәй, кызлар калфаклар белән бүләкләнде. Шулай ук аларны конкурска тиешле рәвештә әзерләгән әти-әниләре, тәрбиячеләр дә Рәхмәт хатлары белән билгеләнеп үтте.

Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бәйге бик яхшы итеп оештырылган иде һәм соңгысы булмас дип ышанабыз, ә киләселәрендә катнашучылар саны күпкә артыграк булыр дип өметләнәбез.

Румия ХАМЗИНА

Түбән Новгород өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*