tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендәге яшьләр өлкәннәргә булыша
Түбән Новгород өлкәсендәге яшьләр өлкәннәргә булыша

Түбән Новгород өлкәсендәге яшьләр өлкәннәргә булыша

Коронавирус пандемиясе башлану белән халыкның көндәлек тормышына кагылган бик күп чикләнүләр кертелде, бигрәк тә алар пенсия яшендә булган граҗданнарга нык тәэсир итте. Бу катлаулы вакытта волонтерлар хезмәте аеруча кыйммәтле һәм кирәкле булды. Актив позицияле егет-кызлар үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, өлкәннәрне дарулар, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән даими тәэмин итеп тордылар.

Бу юнәлештә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы яшьләре дә актив эшчәнлек алып барды. Күптән түгел җирле район администрациясендә пандемия вакытында игълан ителгән «Без бергә» Бөтенроссия үзара ярдәм күрсәтү акциясендә актив катнашкан волонтерларны җыеп бүләкләделәр. Өлкә штабы вәкилләре Алексей Алехин һәм Александр Орехов куркыныч эпидемиологик вазгыять вакытында халыкка төрле яктан ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район штабы җитәкчесе, мәгариф комитетының яшьләр эше буенча баш белгече, күп еллар волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Светлана Камалетдинова (фотода) президент Владимир Путинның истәлекле медале белән бүләкләнде. Район башлыгы Халит Сөләйманов та бу чарада һәр волонтерга Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*